16+

15ләп машина бәрелешкән

Татарстандагы трассада килеп чыккан зур авария факты буенча прокуратура хәзер тикшерү үткәрә.

Татарстандагы трассада килеп чыккан зур авария факты буенча прокуратура хәзер тикшерү үткәрә.

Бу хакта Татарстан прокурорының журналистлар белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Татарстанның Мамадыш районы Түбән Яке авылы янындагы трассада берничә автомобиль бәрелешкән. Мамадыш районы прокуроры Евгений Почкин юл-транспорт һәлакәте урынына чыккан.

Күзәтчелек ведомствосы авариянең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак. Шулай ук прокуратурада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү хезмәтләренең эшенә бәя бирәчәкләр. Нигез табылса, прокурор тиешле чаралар күрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading