16+

175 гимназия фаҗигасенең 2 еллыгына Ришат Төхвәтуллин да барган

Бүген Казанның 175 гимназиясендә булган коточкыч фаҗигагә төгәл ике ел.

Бүген Казанның 175 гимназиясендә булган коточкыч фаҗигагә төгәл ике ел.

Моннан ике ел элек 19 яшьлек Илназ Галәвиев дәресләр вакытында мәктәпкә бәреп керде, шартлаткыч ыргытып, балаларга һәм укытучыларга ут ачты. Нәтиҗәдә, 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, тугыз кеше (җиде укучы һәм ике укытучы) һәлак булды.

Бөтен илне тетрәндергән канлы вакыйга корбаннарын бүген уку йортында искә алалар. Мәктәптә фаҗига корбаннарына багышланган митинг оештырылган. Чарага җинаятьче коралыннан һәлак булган 8 «А» сыйныфы балаларының әти-әниләре, укытучыларның якыннары чакырылган. 

Үзләре белән бергә парта артында утырасы, шаярасы-көләсе урынга, инде сыйныфташларын күкләрдән күзәтүче балаларга, яраткан укытучыларына мәктәп балалары шигырьләр сөйли, җырлар башкара. Чарага җырчы Ришат Төхвәтуллин да килгән. Ул линейкада үзенең «Кая?» җырын башкара. 

«Кая, кая бара икән бу дөнья?

Кем язмышы кемнәр кулында?

Кемдә әрни кемнең ярасы,

Бәхет юлын ничек табасы…», – дигән юллар бар ул җырда.

Чыганак - "Интертат"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading