16+

20 июль Татарстанда ял көне дип игълан ителде

Быел 20 июль Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителде.

Быел 20 июль Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителде.

Тиешле указ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды.

Шул ук вакытта РФ Хезмәт кодексы нигезендә, эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә киметелә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Реклама

Элегрәк ТР мөселманнары Диния нәзарәте Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибен һәм Татарстанда корбан чалу урыннарын билгеләгән иде. Шулай итеп, Казанда мәчет территориясендә 15 мәйданчык һәм берсе – Бертуган Петряевлар урамындагы комплекста эшләячәк, дип яза Казан мэриясе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading