16+

«2021 нче ел вакцинация лозунгы астында узды»

Быел коронавирус белән авыручылар саны арту буенча ике күтәрелеш булган - июль һәм октябрь айларында.

Быел коронавирус белән авыручылар саны арту буенча ике күтәрелеш булган - июль һәм октябрь айларында.

— 2020елда ковид белән бәйле үзизоляция режимында яшәсәк, 21 нче ел вакцинация лозунгы астында узды, - дип сөйләде журналистларга Роспотребнадзор башлыгы урынбасары Авдонина. - 2021елда авыруны симптомнарсыз үткәрү очраклары кимеде, ә авыр формалары белән чирләү киресенчә артты гына. Яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлыларны иминлек чараларын саклауларын, аралашу даирәсен чикләүләрен сорыйбыз.
Сәламәтлек саклау системасы ягыннан ел авыр булды, дип дәвам итте Жаворонков.
— Без ашыгыч рәвештә карарлар кабул итәргә һәм үзгәрешләргә яраклашырга өйрәндек, - диде ул. - Авыручылар саны артуы ягыннан 21 нче ел безнең өчен авыррак булды. Чыннан да, без моны үзебезнең реанимация койкаларында тойдык. Чирләүчеләр белән эшләүче табибларга иң кыены туры килде. Аларны чын мәгьнәсендә геройлар дип әйтергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading