16+

2024 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр индексацияләячәк

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 2024 елның 1 гыйнварыннан артачак.

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 2024 елның 1 гыйнварыннан артачак.

"Яңа елдан, 1 гыйнвардан, ә аннары 1 февральдән барлык төр социаль түләүләрне һәм пособиеләрне индексацияләү буенча тиешле үзгәрешләр булачак", - дип белдергән Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

Дәүләт Думасына эшләүче инвалидларга пенсияләр индексациясен яңарту турында проект кертелгән. Иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү күләмен 2024 елның 1 гыйнварыннан 7968 сумга кадәр, 2024 елның 1 февраленнән 8287 сумга кадәр, 2024 елның 1 апреленнән 8602 сумга кадәр, 2025 елның 1 февраленнән 8946 сумга кадәр, 2025 елның 1 апреленнән 9196 сумга кадәр индексацияләү күздә тотыла. Эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме: 2024 елда - 22 772 сум, 2025 елда - 24 120 сум, 2026 елда - 25 690 сум булачак.

 Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе, ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов "Российская газета" га аңлатуынча, 2025 елга кадәр күчеш чоры гамәлдә, ул вакытта эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре билгеле бер индекска, әмма елына мең сумнан да ким булмаган күләмдә арта. 2025 елга кадәр пенсияләр 1 гыйнвардан арта. Күчеш чорыннан соң пенсияләр узган елдагы инфляция буенча арта башлаячак. Башта пенсияләр 1 февральдән артачак, аннары апрельдә төзәтмәләр кертү планлаштырыла.

2024 елда ана капиталын 5,3 процентка, 2025 елда 4 процентка, 2026 елда 4 процентка арттыру планлаштырыла. 2024 елда беренче бала туганда 618,1 мең сум, икенчесе өчен 816,7 мең сум түләү планлаштырыла. 2025 елда беренче бала туганда 642,8 мең сум, икенчесе 849,4 мең сум түләнәчәк; 2026 елда беренче бала туганда 668,5 мең сум, икенчесе 883,4 мең сум түләү планлаштырыла. 

Ана капиталы 1 февральдән арта. Шулай ук 1 февральдән Россиядә традицион рәвештә кайбер төр пособиеләр һәм түләүләр индексацияләнәчәк.

Елына бер тапкыр 1 февральдән узган ел өчен инфляция күләменнән чыгып Социаль түләүләрне индексацияләүнең бердәм тәртибе  2018 елда билгеләнгән. Февральдән инвалидлар, ветераннар, чернобыльчеләр, Россия Геройлары, шулай ук производствода зыян күргән гражданнар, башка ташламага ия булган кешеләр ала торган түләүләр күләме арта.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading