16+

«4 укол кададылар, авыртуны алмый»: Илнат Фәрхуллин авыр хәлдә

Илнатка сәламәтлек телибез!

Илнатка сәламәтлек телибез!

Җырчы Илнат Фәрхуллин белән күңелсез хәл булган. Ул туган ягына кайтып мунча кергәндә  кайнап торган суны үзенә түгеп җәрәхәт алган. Бу хакта Илнат социаль челтәрдәге шәхси битендә сөйләде. 

"Әнигә кайттым. Мунча кердем дә, ялгыш үземә ярты таз кап-кайнар су түктем. 3нче дәрәҗә пешү. Бөтен аскы өлеш, ботлар, куллар зыян күрде. Ике атна вакыт бар Яшел Үзәндәге концертка кадәр, ничек терелеп чыгарга икән. Хәзер Теләче дә әле, Казанга алып китәрләр, күрәсең. Чыдап булмый, 4 укол кададылар, авыртуны алмый. Бүген төн авыр булачак ахры", – диде җырчы. 

Илнатка сәламәтлек телибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

17

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading