16+

5 октябрь — укытучылар көнендә ял итәрбезме?

Aif.ru басмасы укучыларның популяр сорауларына җавап биргән.

Aif.ru басмасы укучыларның популяр сорауларына җавап биргән.

Россиядә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри көне ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Быел укытучылар көне эш көненә - пәнҗешәмбегә туры килә.
Укытучылар көне - рәсми бәйрәм, шулай да Россия Федерациясе Хезмәт кодексында бу тантана эшләми торган бәйрәм көннәре исемлегенә кертелмәгән. Россия Хезмәт Кодексының 112 маддәсе буенча түбәндәге эшләми торган бәйрәм көннәре билгеләнгән:

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар - Раштуа;
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне;
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне;
1 Май  - Яз һәм Хезмәт бәйрәме;
9 Май - Җиңү көне;
12 июнь - Россия көне;
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.
Шулай итеп, 5 октябрь россиялеләр өчен эш көне булачак, димәк, күпчелек укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен мәктәпләрдә үткәрәчәк.

Россиядә Укытучылар көне ничек билгеләп үтелә?
Бу көнне үз педагогларын һәм остазларын котлау гадәти хәл. Күп кенә укучылар яраткан педагогларына бию һәм вокал номерларын, шулай ук концерт  әзерлиләр. Күп кенә белем бирү учреждениеләрендә югары сыйныф укучылары үзләрен педагоглар ролендә сынап карый һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрә.

Моннан тыш, иң яхшы педагогларны җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә бүләклиләр. Шулай ук 5 октябрьдә илнең иң яхшы педагогы исеме билгеле булачак. «Россиянең Ел укытучысы — 2023» Бөтенроссия конкурсының финалы 21 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсендә узачак. Конкурс призерларын һәм җиңүчесен бүләкләү тантанасы Мәскәүдә укытучылар көнендә узачак.

Укытучылар көне кайчан булдырылды?
5 октябрьдә Укытучылар көнен бәйрәм итү карары Россиядә 1994 елда кабул ителә. Нәкъ шул елда ЮНЕСКО 5 октябрьне бөтендөнья укытучылар көне (World Teachers Day) дип игълан итте. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading