16+

79 яшьлек әбигә бер чиләк карлыган сатканы өчен штраф язганнар

Чаллы прокуратурасы 79 яшьлек пенсионер хатынга бер чиләк карлыган өчен билгеләнгән штрафның законлылыгын тикшерәчәге билгеле булды.

Чаллы прокуратурасы 79 яшьлек пенсионер хатынга бер чиләк карлыган өчен билгеләнгән штрафның законлылыгын тикшерәчәге билгеле булды.

Чаллыда яшәүче ханым социаль челтәрләрдә ярдәм сорап яза. Ул 79 яшьлек әнисенә шәһәр башкарма комитеты төзегән гариза буенча административ хокук бозу турында хат килүен сөйли. Хатта 3 мең сум штраф салынуы әйтелә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Башта моның ни икәнен аңламадык. Әни белән сөйләштек. Ул ике ай элек 41 нче комплекстагы базарга бер чиләк карлыган алып чыккан. Аның бәясе 500 сум. Әни аны үз бакчасыннан җыйган. Әни янына биш кеше — кызлар һәм ир-атлар килгән. Аның өй адресын, фамилиясен сорашып, язып алып киткәннәр. Берни дә аңлатмаганнар. Бу кешеләр бөтен сатучылар янына да барган, җиләкле чиләкләр белән торучы күпләп сатучыларга да, пенсионерларга да дәшкәннәр. Шуны беләсе иде — казнаны пенсионерлар хисабына тутырырга җыеналармы? Алар бит бу штрафны ничек түлисен дә белми. Әнинең кан басымы күтәрелде, борчыла. Ул бит 79 яшенә җитеп суд юлларында йөрмәгән», — дип яза бу хатын.

Аның сүзләренчә, хокук бозуның бу пункты буенча бер мең сумнан өч мең сумга кадәр штраф карала. Ләкин аның әнисенә максималь сумма язалар. Пенсионерлар өчен бу зур процент, ди кызы.

Реклама

Бу хатын прокуратура һәм шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать итә, мондый карарлар чыгаручылар белән аңлату эшләре алып баруны сорый. «Намус һәм кешелеклелек турында сөйләшеп тору мәгънәсездер инде», — ди ул.

Соңрак Чаллы прокуратурасы 79 яшьлек пенсионер хатынга бер чиләк карлыган өчен билгеләнгән штрафның законлылыгын тикшерәчәге билгеле булды. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйткән.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading