8 яшьтән 16 яшькәчә түләүләр кемгә биреләчәк?
Федераль Җыенга юллама вакытында РФ Президенты Владимир Путин балаларын ялгыз тәрбияләүче әти-әниләргә өстәмә түләүләр вәгъдә итте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Федераль Җыенга юллама вакытында РФ Президенты Владимир Путин балаларын ялгыз тәрбияләүче әти-әниләргә өстәмә түләүләр вәгъдә итте.
Бу түләүләргә кагылышлы закон проекты беренче укылышта каралды. Икенче укылыш май аена билгеләнгән иде.
Әлеге түләүләр кемнәргә бирелергә тиеш?
Суд аша икенче ата яки анадан алиментлар алучыга;
бердәнбер әти яисә әнигә (икенчесе үлгән, хәбәрсез югалган яисә туу турында таныклыкта бөтенләй дә күрсәтелмәсә).
⠀
Түләүләр гаиләдә керем һәр кеше башына яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта бирелә. Аның күләме төбәктәге яшәү минимумының яртысы булачак. Гаиләдә берничә бала булган очракта, акча һәр балага да карала.
⠀
Президент Владимир Путин боерыгы нигезендә, түләүләр 1 июльдән башланырга тиеш. Пособие балага 8 яшь тулган көннән исәпләнә башлый һәм 17 яшь тулганнан соң туктатыла.
Пособиене алыр өчен “Дәүләт порталы” хезмәте аша гариза бирү кирәк. Әмма әлегә закон кабул ителмәгән һәм порталда да андый гариза бирү мөмкинлеге эшләнелмәгән. Шулай булгач, көтәсе генә кала!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар