16+

Абау! 15 яшьлек егет өч ел буе үги сеңлесен көчләп яшәгән

Екатеринбургта яшәүче 15 яшьлек мәктәп укучысы өч ел буе үзенең үги сеңлесен көчләгән. Хәзер кызга 9 яшь, ул өченче сыйныфта укый.

Екатеринбургта яшәүче 15 яшьлек мәктәп укучысы өч ел буе үзенең үги сеңлесен көчләгән. Хәзер кызга 9 яшь, ул өченче сыйныфта укый.

Шушы көннәрдә кыз үзен көчләүче абыйсы турында гимназия директорына сөйләгән, ә тегесе шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән. Мәктәп укучысы хәбәр иткәнчә, беренче тапкыр абыйсы аны 2019 елда, әти-әниләре өйдә булмаганда көчләгән. Баланы мыскыл итү өч ел дәвам иткән. "Күрәсең, ул моны бүтән яшерә алмаган. Шул ук көнне иртән ул шулай ук аңа бәйләнгән", - дип сөйләгән хокук саклау органнарындагы чыганак.

Мәктәп директоры белән сөйләшкәннән соң кыз булган хәлне эшкуар-әтисенә хәбәр итә, тегесе шунда ук үги улына карата гариза яза. Малайны тоткарлыйлар, ул үзенең сеңлесен 19 тапкыр мыскыл итүен таный. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, ул 11 гыйнварга кадәр сак астына алынган.

https://www.kazan.kp.ru  материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading