Татарстанлы Чиләбе өлкәсендә куркыныч юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан: машина йөртүчеләрнең берсе кабинада тереләй янып үлгән.
Ерак юлларга йөрүче шофер, Татарстан кешесе М-5 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, аның белән бәрелешкән йөк машинасы йөртүчесе кабинасында тереләй янып үлгән.
8 апрель көнне Чиләбе өлкәсендә, Сим шәһәреннән ерак түгел, Башкортстан чигендә ике "Скания" бәрелешкән. Ярым прицеплы бер йөк машинасы йөртүчесе каршы як полосага очып чыга, биредә автоцистерналы фурага килеп бәрелә.
Ике машинага да ут каба, каршы яктан хәрәкәт итү юлына килеп чыккан машина йөртүчесе чыга алмыйча, кабинасында тереләй янып үлгән. Икенче машина йөртүче, Татарстан кешесе зыян күрмәгән, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсенең ЮХИДИ идарәсе.
Комментарийлар