16+

Абау! Татарстанда ничә кеше 1 млн сум хезмәт хакы ала?

Россиядә 17,1 мең кеше 1 млн сум хезмәт хакы ала.

Абау! Татарстанда ничә кеше 1 млн сум хезмәт хакы ала?

Россиядә 17,1 мең кеше 1 млн сум хезмәт хакы ала.

FinExpertiza аудитор-консалтинг челтәре тикшеренүләре турында ТАСС яза. Пандемия вакытында күп акча алучы хезмәткәрләр саны арту күзәтелгән. Айга 1 млн акчаны иң күбе Мәскәүдә алалар (10,4 меңгә якын). Санкт-Петербургта (1,3 мең), Мәскәү өлкәсендә (1,2 мең). Свердловск, Сахалин өлкәләрендә һәм Краснодар краенда 300әр кеше. Төбәк-лидерлар арасында Ямал-Ненец автоном округы (270 кеше) һәм Татарстан (200дән артык). 150шәр кеше Чиләбедә һәм Кемеровск өлкәсендә. Моның кадәр күп акча алучылар финанс, сәүдә, иминият, эшкәртү сәнәгате өлкәсендә, фәнни һәм техник эшчәнлек төрендә алалар икән.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading