Бөгелмә шәһәре янында трассада автобус янган.
“ПАЗ” автобусына ут кабу турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә 2 февраль көнне 19:40 сәгатьтә килеп ирешкән. Янгын хәрәкәт вакытында автобус моторында чыккан.
Янгын сүндерүчеләр берничә минуттан килеп җиткән. Янгын мәйданы 15 кв.метрны тәшкил иткән. Нәтиҗәдә автобус тулысынча янып беткән. Зыян күрүчеләр юк.
2
0
Комментарийлар