16+

Абау! Урамда травматик пистолеттан бер ир-атның йөзенә атканнар

Казанда төнге атыш вакытында зыян күргән ир-атның бите һәм куллары җәрәхәтләнгән.

Казанда төнге атыш вакытында зыян күргән ир-атның бите һәм куллары җәрәхәтләнгән.

«Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 37 яшьлек ир-атны хастаханәгә яңагы һәм уң беләгендәге ачык җәрәхәтләр белән китергәннәр.

Хәзер табиблар зыян күрүченең хәлен тотрыклы дип бәяли. Якын көннәрдә аны палатага күчерәчәкләр.

«Татар-информ» агентлыгы Казанда ак төстәге 9нчы модельле «Лада» шоферын эзләүләре хакында хәбәр иткән иде. Ул кичә Космонавтлар урамындагы 42нче йорт янында травматик пистолеттан бер ир-атка аткан һәм җинаять урыныннан качып киткән. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading