16+

Аборт ясаудан баш тарткан хатын-кызларны финанс яктан бүләкләргә тәкъдим ителә

Дәүләт Думасында аборттан баш тарткан хатын кызларны финанс яктан бүләкләргә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасында аборттан баш тарткан хатын кызларны финанс яктан бүләкләргә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзаев аборттан баш тартып, бала табарга карар иткән, аннары аны дәүләт тәрбиясенә тапшырган хатын-кызларны акчалата бүләкләргә тәкъдим иткән. Үзенең тәкьдимен ул Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага җибәргән.

— Баланың тормышын саклап калу - Россиядә абортлар санын киметү стратегиясендә иң мөһиме дип саныйм. Югарыда әйтелгән тәкъдимнәремне хуплауны һәм фикерләр белдерүегезне сорыйм, - дигән Хәмзаев «РИА Новости»га.

Спикер шулай ук Дәүләт Думасы депутатларының «Сәламәтлекне саклау нигезләре турында»гы Федераль канунда йөклелекне ясалма рәвештә туктату турындагы 56 маддәне үзгәртү буенча тәкъдимнәрне карауларын белдерде.

Сентябрьдә Татарстанның балалар омбудсмены авыр тормыш хәлендә калган һәм аборт ясатырга карар иткән йөкле хатыннарга комплекслы социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чараларын кертергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, ярдәм чараларына — билгеле бер вакытка торак, шулай ук туклану, кием-салым, дарулар, эшкә урнашуда ярдәм итү, социаль хезмәтләр белән тәэмин итү һәм булачак әнигә психологик ярдәм күрсәтүне һәм бала карашуда булышуны кертергә кирәк.

Сәламәтлек саклау министрлыгының хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеге буенча штаттан тыш баш белгече, профессор Наталия Долгушина Россиядә абортлардан баш тарту арта дип сөйләде.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading