16+

Ачык һавада узучы концерт белән кызыксынучыларның саны арта

Филармония бакчасында Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы-2024 лауреатларын тәкъдим итү тантанасы узды.

Филармония бакчасында Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы-2024 лауреатларын тәкъдим итү тантанасы узды.

Чара фестивальнең егерме еллыгына багышланган иде. Бөек җырчыбызга багышланган мондый төр җыр бәйрәмнәре инде традициягә әверелеп, 2 ел рәттән Рәшит Ваһапов һәйкәле янында фонд тарафыннан һәр елның май аенда уздырыла.

Тантана барышында фестивальнең узган ел лауреатлары (Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов) һәм бу исемгә әле быел гына лаек булган артистлар чыгыш ясадылар. Чарада яңгыраган җырларның барысы да диярлек Рәшит Ваһапов репертуарыннан алынган иде. Тамашачы артистларны бик җылы кабул итте. Елдан-ел ачык һавада узучы мондый концерт белән кызыксынучыларның саны арта бара.
 
Чара барышында Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчкәләр салынды, мәртәбәле кунакларның чыгышлары яңгырады. Сәламләү сүзе белән Тарих фәннәр докторы, профессор, ЮНЕСКОның тынычлык институты ректоры Таһиров Энгель Ризак улы да чыгыш ясады. Нәкъ менә ул Р.Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд җитәкчесе Рифат Фәттаховка дөньякүләм ЮНЕСКО оешмасының  орденын тапшырды.
 
2024 елгы фестивальдә лауреат исемен 23 кеше алды. Тантананың иң югары ноктасы булып Яшь башкаручылар конкурсының Гран-при ияләрен тәкъдим итү иде. Быел бу дәрәҗәле исемгә 2 кеше лаек булды. Алар – Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филаромонясе артисты Алмас Сирусин һәм Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы Илүзә Вәлиуллова. Шунысы игьтибарга лаек:

Илүзә -  20 еллык тарихы булган фестивальдә Гран-прига ирешкән беренче хатын - кыз җырчы.

Тантаналы концерт бөек җырчыбызга хөрмәт йөзеннән Казан дәүләт мәдәният институтының милли ансамбле һәм Ваһапов фестивале лауреатлары башкаруындагы «Таң атканда» җыры белән тәмамланды.
 
Инде сентябрь аенда Казанда фестивальнең XX еллыгына багышланган зур юбилей гала-концерт узачак. Бу тантаналы чарада ике дистә ел эчендә лауреат һәм Гран-при исеменә лаек булган иң көчле тавышлар, татар музыкасы сәхнәсендә танылган артистларның чыгышлары көтелә. Р.Ваһапов исемендәге фестивальнең 20 еллык тарихы эчендә узган бар чараларына, бар концертларына нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә яңа планнар, максатлар билгеле булачак. Ике дистә ел эчендә классик вокал татар музыаксы нинди дәрәҗәгә ирешкәне нәкъ менә бу концертта күренәчәк.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading