Татарстан 2023 елда бер кешегә тапшырылган торак буенча Россиядә икенче урынны алган.
Скопировать ссылку
Татарстан 2023 елда бер кешегә тапшырылган торак буенча Россиядә икенче урынны алган.
Беренче урында - Адыгея, ә өченче урында Чечня урнашкан. Узган елда Россия буенча 110,4 млн кв. м торак тапшырылган, шуларның 3,4 млн. кв. метры Татарстанда.
«Алга таба да шәһәр төзелеше потенциалын арттырырга, яңа проектларны эшләтеп җибәрергә кирәк», - ди Татарстан төзелеш министры Ирек Фәйзуллин.
Узган елда Россиядә 4,4 млн гаилә торак шартларын яхшырткан. Торак белән тәэмин ителеш бер кешегә 28,2 кв. м тәшкил итә, 2030 елга кадәр бу күрсәткечне 33 кв. метрга кадәр арттыру планлаштырыла.
Моңа кадәр Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин җан башына торак тапшыру темпы буенча Россия Кытайны куып җитүе хакында әйткән иде.
Комментарийлар