16+

Айрат Фәррахов: Путинның яңа срокка тәкъдим ителү карары Татарстан өчен көтелгән һәм әһәмиятле

Владимир Путинның президентлык срогына тәкъдим ителү карары Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге мәнфәгатьләренә җавап бирә.

Владимир Путинның президентлык срогына тәкъдим ителү карары Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге мәнфәгатьләренә җавап бирә.

«Татар-информ» белән сөйләшүдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов шундый фикер белдерде.

— Владимир Владимирович Путинның РФ Президенты сайлауларында катнашу карары, һичшиксез, бик көтелгән һәм әһәмиятле. Бу карар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гражданнарының күпчелеге мәнфәгатьләренә җавап бирә. Бу карар белән россиялеләр илнең киләчәген, аның суверенитетын, үсешен, көчен һәм, һичшиксез, иминлеген бәйлиләр, – диде парламентарий.

Аның фикеренчә, бу Татарстан өчен бик мөһим.

"Татарстан терәк төбәк булды, бар һәм булачак, бу ислам дөньясы белән хезмәттәшлек ноктасы. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов - РФнең иң ышанычлы җитәкчеләренең берсе", - дип билгеләп үтте Айрат Фәррахов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading