“Ак Барс” хоккей командасының берьюлы өч уенчысы коронавирус белән чирләгән.
Команданың рәсми сайтында егетләрнең ОРВИ белән авыруы хәбәр ителсә дә, “ТрэшХоккей” телеграмм-каналы сүзнең яңа вирус турында баруын әйтә.
Һөҗүмче Найджел Доус, Данис Зарипов һәм сакчы Микаэль Викстрандның тестлары уңай нәтиҗә күрсәткән. Соңгысының икенче тапкыр авыруы мәгълүм. Өч уенчы да карантинда.
Бүген булачак “яшел дерби”да “Салават” командасының да берничә уенчысы булмаячак. Капкачы Юха Метсола, сакчылар Григорий Панин һәм Павел Коледов, һөҗүмчеләр Теему Хартикайнен, Маркус Гранлунд, Сакари Маннинен, Никита Сошников, Пётр Хохряков, Владимир Жарков һәм Александр Кадейкин коронавирус белән авырый.
Комментарийлар