16+

Акча эшләргә килгән егетләр берничә ай эчендә 5 миллион сумнан артык акча эшли алган. Ничекме? 

Казанда кешеләрне алдалауда шикләнелү буенча Нижневартовск егетләре тоткарланган. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алар законсыз рәвештә 5 миллион сумнан артык акча эшли алганнар.

Казанда кешеләрне алдалауда шикләнелү буенча Нижневартовск егетләре тоткарланган. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алар законсыз рәвештә 5 миллион сумнан артык акча эшли алганнар.

Мошенниклар ятьмәсенә Красноярскта яшәүче хатын эләккән. Аның телефонына билгесез кешедән шалтырату кергән, шалтыратучы үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган һәм хатынның оныгы юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм гаепле булуы турында хәбәр иткән. "Якыныгызга карата эш ачылуын теләмәсәгез. 170 мең сум түләргә кирәк", дип белдергән ялган полиция хезмәткәре.

"Оныгының тормышы өчен куркып, зыян күрүче барлык җыйган акчаларын туплаган һәм аларны җинаятьчегә күчергән, - дип билгеләп үтелә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. - Бары шуннан соң гына пенсионер хатын оныгына шалтыраткан һәм аның белән бар да яхшы булуына инанган".

Тоткарланучылар - 1986 һәм 1995 елгы ир-атлар, тикшерү версиясенә караганда, аларның шундый 31 аферага катнашы булуы мөмкин. Казанга шикләнелүчеләр "акча эшләргә" килгән. Хәзер аларга карата җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading