Ай тулган көнне тәңкәне яисә кәгазь акчаны ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк. Иртән акчаны янчыкка салабыз һәм киләсе Ай тулган көнгә кадәр тотмыйбыз.
Акча артсын өчен болай эшләргә дә була: мөмкин кадәр күбрәк кәгазь һәм тимер акчаларны кошелекка салып, аны ачык килеш көзге янына куярга. Акча көзгедә чагылып торсын.
Тәңкәне ишек төбендәге җәймә астына куярга була. Әмма бу очракта акча кәбисә елында чыгарылмаган булырга тиеш.
Берничә тимер яки кәгазь акчаны аш өстәлендәге скатерть астына куегыз. Бу да йортка акча җәлеп итүнең бер ысулы.
Шулай ук, тәрәзә төбендә үскән “Акча гөле” яхшы талисман булып санала. Тик ул акча китерсен өчен чүлмәк төбенә бер уч тәңкә салырга кирәк.
Комментарийлар