16+

Актаныш районында янгында ике кеше үлгән

Беренчел фаразлар буенча янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән килеп чыгарга мөмкин.

Беренчел фаразлар буенча янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән килеп чыгарга мөмкин.

Актаныш райоының Яңа Кормаш авылында янгын чыккан. Кызганыч, ут чыкканын соң гына күреп алалар. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йорт инде тулысынча яна торган була. Күршеләр сүзләренә караганда, өй эчендә хуҗа кеше һәм аның бер күршесе булырга мөмкин икән. Алар еш кына очрашып, салып утырырга яратканнар. Чыннан да, янгыннан соң аларның мәетләре табыла. 1979 елда туган хуҗа кеше, авыру сәбәпле өйдә еш утырган, тәмәкесен дә веранда яки өй эчендә үк тарткан. Соңгы араларда аның янына 1963 елда туган күршесе еш кергән, анысы да тәмәке тарткан. Шуңа да тикшерүчеләр янгынның сүндерелмәгән тәмәкедән килеп чыккан дип фаразлый. Бу хакта kazanfirst.ru яза.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading