Меньшов июнь башында ук үзен начар хис итә башлаган.
5 июльдә танылган Россия һәм совет режиссеры, актер, сценарист һәм продюсер Владимир Меньшов коронавируслы инфекциядән үлде. Ул 81 яшендә вафат булды. Массакүләм мәгьлүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Меньшовның төгәл диагнозы билгеле булды - ике яклы пневмония һәм сулыш алуның авырлашуы.
Исегезгә төшерәбез, 22 июньдә сценаристны хастаханәгә озатканнар. Меньшовны оператив рәвештә 15 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр, ул биредә 5 июльдә вафат булды.
ММЧ раславынча, режиссер июнь башында ук үзен начар хис иткән, гәрчә коронавируска тест тискәре булса да.
Фото: "ШК" архивыннан
Комментарийлар
0
0
Меньшов бик талантлы, зыялы шәхес иде. Шунысы кызык: хәзерге вафат булучыларны Ковидтан гына үлде дип кенә котылалар. Яше бар, ни генә булмасын, тәкьдиргә шулай язылган... Вакыт җиткәч, бер минуты да артык булмый. Аллаһ язганча!
0
0