16+

Алдагы атнада Татарстанда янә эссе булачак

Кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен дә булырга мөмкин.

Алдагы атнада Татарстанда янә эссе булачак

Кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен дә булырга мөмкин.

Атна башында Татарстанда янә җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 15 июньдә республикада температура күтәрелә башлый. Төнлә һава температурасы +3...+8 градуска кадәр күтәреләчәк, көндез +19,+24 градус җылы булачак.

Алмашынучан болытлы һава булачак. Явым-төшем көтелми диярлек. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төбәк буенча урыны белән  томан төшәчәк.

Татарстан синоптикларының беренчел фаразлары буенча, көннәр җылытачак. Сишәмбе, 16 июньдә, төнлә һава температурасы 7-12 градус, көндез 22-27 градус җылы булачак. Явым-төшем юк диярлек.

Чәршәмбе, 17 июньдә, иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен дә булырга мөмкин. Яшен вакытында секундына 15-18 метр тизлектә җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +10, +15 градуска кадәр җылы булачак, көндез - +23...+28 градус.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading