16+

Алдагы көннәргә һава торышы билгеле булды

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе якын көннәрдә республикада һава шартларына күзәтү ясаган.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе якын көннәрдә республикада һава шартларына күзәтү ясаган.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә Татарстан территориясе чиратлашучы циклоннар һәм югары атмосфера басымы калкулыклары йогынтысында булачак.

30 гыйнвар кичендә һәм алдагы тәүлектә Татарстан төньяк циклонның атмосфера фронтлары йогынтысында булачак.

Җепшек кар явуы фаразлана, иртән һәм көндез республиканың көнчыгыш яртысында көчле, аерым районнарда буран чыгачак, җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга чаклы җитәчәк.

Юлларда көчле бозлавык саклана, аерым участокларда кар көртләре барлыкка киләчәк. Һава температурасы төнлә -4 градустан -9 градуска кадәр, көндез 0 -5 градус тәшкил итәчәк.


31 гыйнварда төнлә аерым районнарда янә буран чыгарга мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы -3...-8 градус, көндез максималь температурасы -1.-6 градус тәшкил итәчәк.

1 февральгә каршы төндә Татарстанда кар явуы, урыны белән буран чыгуы көтелә. Һава температурасы төнлә -8...-13 градуска кадәр төшәчәк, көндез -2дән -7 градуска кадәр булачак.

Татарстан Гидрометүзәгенең фаразларынча, 2 һәм 3 февральдә республикада һава торышы тотрыксыз булачак, урыны белән кар явачак, төнге сәгатьләрдә температура -4тән -9 градуска кадәр, көндез -1дән -6 градуска кадәр булачак.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading