16+

Алия Исрафилова гаиләсе зур югалту кичерә

Җырчы Алия Исрафилова гаиләсенә кайгы килгән. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

Алия Исрафилова гаиләсе зур югалту кичерә

Җырчы Алия Исрафилова гаиләсенә кайгы килгән. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

“Кайгылы көннәр әле бездә, дуслар. Бүген кайнатам Илдус әтине җирләдек. Гел көтмәгән, уйламаган җирдән мәңгелеккә китте дә барды. Тормыш китабың ябылса, сәбәбе дә килеп чыга, берни эшләп булмый... Әти бик аз сүзле, зарланмыйча, тыныч кына үз эшен эшләп йөри торган, бик тә тыйнак кеше иде. Ирем белән очрашып йөри башлаганда, әнисеннән дә алда, әтисе белән танышкан идем. Беренче күрешүдән үк уртак тел табып, бик җылы мөнәсәбәттә булып, аралашып яшәдек. 

Бөтен тәртибен үтәп, соңгы юлга озатырлык балалар, оныклар, туганнар, дуслар булгач, гомер заяга узмаган, дип уйлыйм мин. Рухың шат, каберләрең киң булсын, әти. Без хәер-догада булырбыз. Иннә лилләһи иләйхи раҗигун”, - дип язган Алия. 

Алиянең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Илдус абыйның урыны оҗмахта булсын.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading