16+

Алты кеше үлеменә китергән авария сәбәпчесенә - 5 ел колония

Алты кешенең гомерен өзгән фаҗигале юл-транспорт һәлакәте 2021 елның 2 июлендә Мәскәү Уфа федераль трассасында, Башкортстанның Кушнаренко районында килеп чыккан.

Алты кешенең гомерен өзгән фаҗигале юл-транспорт һәлакәте 2021 елның 2 июлендә Мәскәү Уфа федераль трассасында, Башкортстанның Кушнаренко районында килеп чыккан.

Тикшерү версиясе буенча, ул фаҗигале көнне Скания йөк машинасы йөртүчесе идарә итүне югалта һәм икенче бер Мерседес йөк машинасы белән бәрелешә. Көчле бәрелүдән Сканиянең тәгәрмәче очып чыга, ул күрше полоса буенча каршы яктан хәрәкәт итүче Лада Ларгус автомобиленә килеп бәрелә.

Барысы да мизгел эчендә килеп чыга. Тәгәрмәч килеп бәрелүдән соң, Лада Ларгус йөртүчесе идарә итүне югалтып, каршы  як полосага килеп чыга һәм Нива машинасы белән бәрелешә. Көчле бәрелүдән Лада Ларгус әйләнеп каплана, шунда ук яна башлый.

Коткаручылар һәм медиклар килгән вакытта машинада булган алты кеше дә үлгән була инде. Һәлак булганнар арасында  8 айлык көмәне булган хатын да була.

Саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән, юл-транспорт кагыйдәләрен бозу факты буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерүне Башкортстан республика тикшерү комитеты хезмәткәрләре җирле прокуратура белән берлектә үткәрә.

Татарстанда яшәүче Скания шоферы гаепләнүче булып таныла. Ул әлеге авария буенча үз гаебен катгый рәвештә кире кага. Әмма тикшерү җыйган дәлилләр һәм эш материаллары аның юл-транспорт һәлакәтенә, кешеләрнең үлеменә турыдан-туры катнашы булуын күрсәтә.

2023 елның  7 декабрендә әлеге шау-шу куптарган эш буенча суд хөкем карары чыгарган. Скания шоферына колония-поселениедә 5 ел төрмә җәзасы билгеләнгән. Шулай ук аны 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

Фото: https://newsbash.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading