16+

Әнвәр Нургалиевның кайгысын уртаклашабыз

Әнвәр Нургалиев кайгылы хәбәр җиткерә, аның туганы: әтисенең энекәше вафат булган. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.

Әнвәр Нургалиев кайгылы хәбәр җиткерә, аның туганы: әтисенең энекәше вафат булган. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.

«Рәмзис абый, бәхил бул! Әтиемнең энекәше (племянник), 2 ел аерма белән бер үк көнне мәрхүм булдылар.

Әйе, без аның белән сирәк аралаштык. Әмма бу берни турында да сөйләми. Туганлык – канда ул», – дип яза җырчы.

Әнвәр Нургалиевның әнисе 2020 елның язында, әтисе 2022 елның гыйнварында вафат булды. Ковидка бәйле чикләүләр булу сәбәпле, җырчы әнисен тиешенчә җирли алмауларына бик борчылган иде. Җырчының әтисе дә, тормыш иптәше киткәннән соң, ялгызлыкны авыр кичерде. Озак яши алмыйча, дөнья куйды. Инде җырчының якын туганнары да берәм-берәм китеп бара.

Әнвәр Нургалиевның тирән кайгысын уртаклашабыз, дип яза "Интертат"

Язмага реакция белдерегез

4

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading