16+

Ары авылы Бәрәңге бәйрәменә чакыра!

12 август көнне Әтнә районы Ары авылында Бәрәңге бәйрәме узачак. Чараның махсус кунаклары – эстраданың танылган артистлары Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров.

Ары авылы Бәрәңге бәйрәменә чакыра!

12 август көнне Әтнә районы Ары авылында Бәрәңге бәйрәме узачак. Чараның махсус кунаклары – эстраданың танылган артистлары Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров.

Төп мәйданчыкта районның үзешчән иҗади коллективлары һәм чакырылган иҗади коллективлар чыгышы көтелә. Бәйрәм концерты уеннар белән бергә үрелеп барачак. 

“Бәрәңге музее”нда авылда үстерелгән төрле сортлы бәрәңгеләр тәкъдим ителәчәк. Әлеге сорт турында мәгълүмат та биреләчәк. Бәйрәмгә килүчеләрне кызыклы лекцияләр көтә. Фестивальдә катнашучыларга фотога төшү мөмкинлеге дә булачак. 

Аерым бер мәйданчыкта кайнап торган самовардан төрле шифалы үләннәр белән кайнатылган чәй эчү, милли ашлар һәм бәрәңге ризыкларыннан авыз итү булачак. Бәйрәмнең төп “фишкасы” – “Күмердәге картуф!” Монда бәрәңге яратучылар бәрәңге пешерү серләрен белә алачак. 

12 август көнне Әтнә районы Ары авылына рәхим итегез! Бәрәңге бәйрәме 10:00 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading