РФ Дәүләт Думасы депутаты, Казан Аграр институтының биотехнология кафедрасы профессоры Фатыйх Сибагатуллин матбугат конференциясе барышында пальма мае - файдалы һәм сәламәт туклану продукты, дип сөйләде.
Скопировать ссылку
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Казан Аграр институтының биотехнология кафедрасы профессоры Фатыйх Сибагатуллин матбугат конференциясе барышында пальма мае - файдалы һәм сәламәт туклану продукты, дип сөйләде.
Пальма мае күп кенә азык-төлек продуктлары әзерләгәндә кулланыла һәм еш кына җитештерүчеләр аны продукт составында күрсәтмиләр. Шул ук вакытта ул йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларында холестерин үсешенә китерә. Россия мәктәпләрендә бушлай туклануга күчү белән бу проблема килеп басты, чөнки мәктәптә балалар туклануы өчен иң арзан продуктлар сатып алына.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Казан Аграр институтының биотехнология кафедрасы профессоры Фатыйх Сибагатуллин матбугат конференциясе барышында пальма мае - файдалы һәм сәламәт туклану продукты, дип сөйләде. "Пальма мае - абсолют экологик чиста продукт, нигездә, аны Малайзиядә җитештерәләр. Аны куллану сыйфаты әлеге продуктны алып кайту һәм саклауга бәйле. Әгәр ул сыйфат буенча махсус стандартларга туры килә икән, аннан балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бернинди зарар юк», - диде ул.
Аның сүзләренчә, пальма маеның зыяны исбатланмаган, ә проблема шунда ки, Россиядә китерелгән майның сыйфатын контрольдә тоту системасы юк.
РФ Иҗтимагый палата рәисе Дагыстанның агросәнәгать комплексын үстерү буенча комиссиясе рәисе Абдурахман Чураев матбугат конференциясе барышында, пальма мае еш кына намуссыз көндәшлек вакытында кулланыла, дип сөйләде.
"Әгәр нормаларны үтәсәк, пальма маен кулланырга мөмкин, әмма продукциянең тышлыгында әлеге май кулланылганын күрсәтергә кирәк", - дип билгеләде Чураев. Ул мәктәпкә продуктлар сатып алган вакытта бәяләрнең зур роль уйнаганын билгеләп үтте. Шулай ук мәктәп туклануы базарында эшләүче компанияләр арасында, намуссыз тәэмин итүчеләр реестры турында закон проекты әзерләнә.
«Хәзер кулланучы нинди продукт сатып алуын белер өчен пальма мае кушылганлыгы турында продукциянең тышлыгында билгеләргә кирәк. Шулай ук вак товар җитештерүгә ярдәм итү чаралары булырга тиеш ", - дип саный эксперт.
Ул искә төшергәнчә, хәзер Россиягә 1 млн тонна пальма мае китерелә.
Комментарийлар
0
0
Фатых сибгатуллин үзе ашасын, безгә тиздән нефть ашарга кушарлар инде тизрәк бетсен бу хәерче халык дип, ул акыллары чыккан 70-90 яшьлек депутатларны нишләп думада тоталар, теге дөньяга китәр вакытлары җиткән аларга шул турында уйларга кирәк, ничек урлау турында түгел, теге дөньяга алып китә алмыйлар, үлгәч 2 метр җир җитә.
0
0