16+

Атна саен диярлек көрәш ярышлары

Муса Җәлил турниры тәмамлану белән башка елларда бераз сулыш ала идек. Быел алай түгел. Эш шунда ки, Россия чемпионаты хәзер яз айларында уза. Анда эләгүче өчен төбәкләр үз чемпионатларын бераз иртәрәк үткәрергә тиеш.

Шул сәбәпле, Татарстан чемпионаты да быел бөтенләй башка вакытта – 6-7 март көннәрендә узачак. Бәйгенең баш хөкемдары инде билгеле – Илһам Волков. Җиңүчеләр 100000, 70000 һәм 50шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
20-21 февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ошма авылы спорткомплексында 15-16 яшьлек егетләр “Ялкын” журналы призлары өчен Мамадыш районы Сабан туйларының 19 тапкыр абсолют батыры Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә узачак бәйгедә бил алышачак. Баш хөкемдар – Илгиз Салихов.
8, 9, 10 март көннәрендә өч яшь категориясендә яшьләр арасында Россия беренчелеге, ә 19-21 апрель көннәрендә олылар арасында Россия чемпионаты узачак.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading