16+

Автомобиль трассадан читкә чыккан һәм әйләнеп капланган

Татарстанда Мәскәүдән килүче автомобиль трассадан читкә чыккан һәм әйләнеп капланган.

Татарстанда Мәскәүдән килүче автомобиль трассадан читкә чыккан һәм әйләнеп капланган.

Кеше үлеменә китергән авария кичә республиканың Апас районында булган.  Татарстанда Мәскәүдән килүче автомобиль трассадан читкә чыккан һәм әйләнеп капланган, шоферы һәлак булган. Шаһитләр әйтүенчә, авария кичә иртәнге унберләр тирәсендә республиканың Апас районында булган. Мәскәү номерлары куелган «Шевроле Нива», зур тизлектә хәрәкәт итү нәтиҗәсендә идарәсен югалтып, трассадан читкә чыккан һәм әйләнеп капланган. «Без шунда ук шоферга ярдәмгә ашыктык. Ашыгыч ярдәм табиблары да авария урынына бик тиз килеп җитте. Табиблар өлкән яшьтәге ир-атка ярдәм итәргә тырышып караса да, соң иде инде», — диде шаһитлар.

http://tatar-inform.tatar

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading