16+

Авыл хуҗалыгы министры Патрушев йомыркага бәяләрнең кайчан төшүен әйткән

Ике-өч атнадан Россиягә Төркиядән йомыркалар килә башлаячак. Аларга чит ил пошлинасы түләнмәячәк.

Ике-өч атнадан Россиягә Төркиядән йомыркалар килә башлаячак. Аларга чит ил пошлинасы түләнмәячәк.

Шул рәвешле бу продуктка бәяләр төшәргә тиеш. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев әйткән. "Якын арада Әзәрбайҗаннан йомыркалар килергә тиеш. Ике-өч атнадан Төркиядән дә  киләчәк, бу безгә бәяләрне төзәтергә мөмкинлек бирәчәк", - дигән министр. Аның сүзләренчә, бу вакытта йомыркага бәяләр һәрвакыт үсә, чөнки бу сезонлы продукт. Ул Яңа елдан соң бәяләр төшәр, дигән ышаныч белдерә.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яна елдан сон пасхага усэчэк

    Мөһим

    loading