Татарстанда тагын 176 кеше Covid йоктырган, 53 кеше хастаханәгә озатылган.
Узган тәүлектә Татарстанда 176 коронавирус очрагы ачыкланган. Дүрт кеше әлеге чирне читтән йоктырып кайткан, тагын 172есе - элемтә аша, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.
География: 1. Казан - 100
2. Яр Чаллы - 27
3. Азнакай - 2
4. Әлмәт - 1
5. Арча - 3
6. Буа - 1
7. Биектау - 4
8. Чүпрәле - 6
9. Алабуга - 1
10. Зәй - 4
11. Яшел Үзән - 1
12. Кайбыч районы - 1
13. Лаеш - 3
14. Лениногорск - 2
15. Мамадыш - 1
16. Минзәлә - 2
17. Түбән Кама - 9
18. Питрәч - 2
19. Балык Бистәсе - 1
20. Тукай - 4
21. Чистай - 1
"53 кеше хастаханәгә озатылган, 123 өйдә дәвалану ала", - диелә ведомство хәбәрендә.
Шулай итеп, пандемия игьлан ителгәннән бирле ковид 30 233 татарстанлыда ачыкланган. Аларның 24 985 инде терелгән, шул исәптән 107есе - узган тәүлектә.
Вакцинацияне 1 497 684 татарстанлы узган, шуларның 1 019 541 е икенче прививка алган. 25 654 кеше ревакцинация үткән.
Комментарийлар