Бомбага тотучы очкычлар, байкерлар тамашасы, парашютчы осталардан мастер-класслар - боларны барысын да Биектау районының «Коркачык» аэродромында узган «Мин күкне сайлыйм» бәйрәмендә күрергә мөмкин иде. Әлеге чара VIII «Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар» Халыкара махсуслашкан күргәзмә кысаларында оештырылды. Менә инде дүртенче ел рәттән ул меңләгән халыкны җыя.
Бу көнне тамашачылар...

Бу көнне тамашачылар рәхәтләнеп Казанда ясалган ТУ-160, ТУ-214ОН очкычлары, Ми-8МТВ, «Ансат» вертолетларының очышлары белән хозурланды. ТУ-95 халыкка - «Аю» («Медведь»), ТУ-160 «Аккош» («Белый лебедь») буларак таныш. Аларның зур тизлектә кискен борылышлар ясавын, күктәге төрле хәрәкәтләрен халык кызыксынып карады. Башкортстанның «Первушино» аэродром комплексыннан «Silver Wings» төркеме RV-7 Cetus очкычларында, күкне сайлавын дәлилләп, һавада йөрәк рәсемнәре ясады. Бу юлы бәйрәм аеруча да истәлекле булды, чөнки берьюлы берничә истәлекле датага багышланган иде: Хәрби-һава көчләре көне, 21 августта булачак Һава флоты көне, быел кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына - 55 ел, Татарстанда ДОСААФ оешуга - 65 ел һәм стратегик бомбага тотучы ТУ-160 очкычының тәүге тапкыр күккә күтәрелүенә 35 ел тулды.
Бәйрәмнең төп кунаклары - Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм Татарстан Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков, беренчеләрдән булып, заманча «Ансат» вертолетларының мөмкинлекләрен бәяләде. Әлеге очкычны юл һәлакәтләре вакытында, ашыгыч ярдәм кирәк чакта медицина өлкәсендә куллану да күздә тотыла. Илдар Халиков исә Татарстанның нефть һәм нефть химиясе генә түгел, ә авиация өлкәсендә дә казанышларга ия төбәк булуын искәртте.
- Татарстанда очкычлар, вертолетлар, заманча пилотсыз очкычлар төзүгә, авиация уку йортларының фәнни-гамәли, матди нигезен ныгытуга зур игътибар бирелә, - диде ул, бу тармакта алдынгы белгечләргә Рәхмәт хатларын да тапшырды. Чарада шулай ук 2016 елда классик парашют спортында Россиянең абсолют чемпионнары бүләкләнде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар