Аз керемлеләргә субсидия бирәчәкләр
Россия Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы социаль контракт турындагы канунга үзгәрешләр кертү буенча проект әзерләгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы социаль контракт турындагы канунга үзгәрешләр кертү буенча проект әзерләгән.
Бу матди ярдәм яшәү шартлары авырлашкан гражданнарга күрсәтелә. Әлеге килешү нигезендә, Россия субъектларындагы башкарма хакимияттән 40-150 мең сум күләмендә акча алырга мөмкин.
Моңа кадәр әлеге акчаны бик кирәк булган әйберләргә һәм дәвалануга тотарга ярый иде. Хәзер исә бу исемлекне арттырып, акчаны кием-салым, аяк киеме, балаларга товар һәм хезмәт күрсәтүгә, бина арендалауга тотарга мөмкин булачак. Шул исәптән, бу акчаны кечкенә генә бизнес ачарга яисә матди-җитештерү товарлары алырга тотарга да рөхсәт итәргә ниятлиләр.
Социаль контракт программасы белән илдәге 21 субъектта файдаланырга мөмкин. 2021 елда исә программаны илнең барлык төбәкләрендә дә кулланырга һәм бу максаттан 22 млрд сум акча бүлеп бирергә планлаштырыла.
Субсидияне керемнәре яшәү минимумыннан азрак булганнарга бирәчәкләр. Балалы гаиләләргә исә өстенлек каралган, дип яза “Российская газета”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар