Казанда парк идарәчесе сайлау буенча ачык конкурска 130 кеше үз кандидатурасын тәкъдим иткән инде.
Башкала мэры Илсур Метшин фикеренчә, «парк-менеджер» - Казан өчен әле яңа вазифа. Шунлыктан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрнең тәҗрибәсен өйрәнү зарур.
- Массакүләм чаралар оештыручыларны туплау кирәкми. Парк ул - икътисад та, төзекләндерү дә һәм чисталык та икәнлеген аңлаучылар кирәк, - диде Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган киңәшмәдә.
Парк һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Карякина таныштырганча, конкурска үз кандидатураларын тәкъдим иткән кешеләр арасында иҗат өлкәсе хезмәткәрләре, оста архитекторлар, хуҗалык-идарә тармагы җитәкчеләре дә бар. Казанда белем алганнан соң, Мәскәүгә китеп урнашкан яшь белгечләрнең дә кайберләре кире Казанга кайтып, җәмәгатьчелек мохитен, ягъни паркларны үстерү өлкәсендә эшләргә әзерлеген белдергән.
Казанда Горки-Әмәт урман паркына, Наратлыкка, Урицкий исемендәге паркка, «Крылья Советов», Җиңү, Черек күл паркларына, Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркына, Аксенов скверына, Дәрвишләр бистәсе, Лядов бакчаларына менеджерлар сайлап алына.
Комментарийлар