16+

Балалар пособие түләүләре артачак

Россиядә бала карау буенча пособиенең максималь күләме артачак.

Россиядә бала карау буенча пособиенең максималь күләме артачак.

Россиядә 2022 елның февраленнән бала карау буенча пособиенең максималь күләме артачак, ул 31 282 сум тәшкил итәчәк.
Бу хакта РИА Новости Россия Социаль иминият фонды бюджеты турында хисап палатасы бәяләмәсенә сылтама белән хәбәр итте.
Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта мондый пособиенең максималь күләме 29,6 мең сум тәшкил итә.
Документта Россия гаиләләренә пособие түләү өчен барлыгы 169,5 млрд сум бүлеп биреләчәк, дип күрсәтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading