Балалар шагыйрәсе вафат...
Уфада балалар шагыйрәсе һәм журналистика ветераны, Башкортстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфинур Вахитова авырудан соң вафат булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
Уфада балалар шагыйрәсе һәм журналистика ветераны, Башкортстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфинур Вахитова авырудан соң вафат булды.
Аңа 89 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Әлфинур Вахитова (Әхмәлетдинова) 1931 елның 20 ноябрендә Башкортстан АССРның Мәләвез районы Килтәй авылында туа. «Совет Башҡортостана» республика газетасы хезмәткәре булып эшләгән. 1959-1993 елларда «Йәншишмә» газетасында хезмәт куйган. «Журналистика» белгечлеге буенча Үзәк комсомол мәктәбен тәмамлый.
Узган гасырның 60нчы еллар башында башкорт әдәбиятын яратучылар арасында Әлфинур Вахитова исеме таныла. Аның шигырьләре республика газеталарында еш басыла. 1962 елда Башкортстан китап нәшриятында Әлфинур Вахитованың «Сәскә ата гөлдәрем» дип аталган беренче китабы чыга. 1994 елда ул республика Язучылар берлегенә кабул ителә.
Әдәбият үсешенә зур өлеш керткәне өчен Әлфинур Вахитовага «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән. Күгәрчен районының Йомахуҗа урта мәктәбе музеенда Әлфинур Вахитовага багышланган почмак бар. Анда шагыйрәнең имзасы куелган китаплары саклана.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар