16+

Баласын үз куллары белән үтергән...

Моңа кадәр бу хатын ирекле рәвештә психик дәвалану алган.

Моңа кадәр бу хатын ирекле рәвештә психик дәвалану алган.

Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе 34 яшьлек хатынга карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Тикшерү Сарапул шәһәрендә яшәүче бу хатынга карата туплаган дәлилләр буенча суд гаепләү карары чыгарган. Үз акылында булмаган килеш баласын үтергән. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 2021 елның июнендә психик авырудан интегүче хатын йоклап ята торган 12 яшьлек улына берничә тапкыр пычак белән кадый. Бала яралана һәм урында ук һәлак була.

Моңа кадәр бу хатын ирекле рәвештә психик дәвалану алган. Ул көнкүреш мәсьәләләрен хәл итә ала, эшкә дә урнаштырыла, улына яхшы мөнәсәбәттә була, әйләнә-тирәдәгеләргә карат агрессивлык күрсәтми.

Хәзер суд карары белән бу хатынны мәҗбүри рәвештә стационарга психик дәвалауга салганнар, дип яза Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading