Юлларда сак булсагыз иде...
Бүген якынча 11:50 сәгатьтә Балык Бистәсе - Котлы Бөкәш автомобиль юлының 3 чакрымында "Киа" автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як хәрәкәт итү полосасына чыккан, биредә "Лада" автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, "Киа" автомобиле йөртүчесе яшь егет һәм "Лада" автомобиле йөртүчесе, шулай ук аның ике пассажиры һәлакәт урынында алган җәрәхәтләрдән вафат булган.
Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, килеп чыккан хәлнең бар нечкәлекләре ачыклана.
Комментарийлар