Уфада Башкортстан Республикасының халык артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюе академия ансамбле оркестры ветеран-музыкантларының берсе Җәүдәт Моратов вафат.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, мәрхүм белән хушлашу 15 февральдә, 12.30 сәгатьтә Уфаның Көньяк зиратында узачак.
Җәүдәт Моратов 1970 елдан Ф.Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле баянчы-концертмейстеры. 1989 елда — «ТАССРның атказанган артисты», 1995 елда — «Башкортстан Республикасының халык артисты» исеме бирелә.
«Башинформ» мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Чыганак: "Татар-информ"
Комментарийлар