16+

"Баян алып, егетләргә җырлау идеясе бар иде. Беләсеңме, әллә ничек…"

Фирдүс Тямаев махсус операциядәге үзе даими ярдәм күрсәтә торган 26 нчы спецназ отряды егетләре ( «Барс» 26нчы махсус билгеләнештәге отряды) янына шәхсән барып, хәрбиләрнең хәлләрен белешеп, гуманитар ярдәм илтеп кайтты.

"Баян алып, егетләргә җырлау идеясе бар иде. Беләсеңме, әллә ничек…"

Фирдүс Тямаев махсус операциядәге үзе даими ярдәм күрсәтә торган 26 нчы спецназ отряды егетләре ( «Барс» 26нчы махсус билгеләнештәге отряды) янына шәхсән барып, хәрбиләрнең хәлләрен белешеп, гуманитар ярдәм илтеп кайтты.

Юлда нәрсәләр күргән? Егетләр төшенкелеккә бирелмиме? Аларга нәрсәләр җитми? «Интертат» хәбәрчесе Гөлназ Хәбибуллина җырчыдан шул хакта сорашкан.

- Фирдүс, әйбәт кенә йөреп кайттыгызмы?

- Аллаһка шөкер, 3 мең чакрым юл узып, Казанга кайтып төштек.
Энем Фирзәр Украинадагы солдатларыбызга гуманитар ярдәмне даими илтеп тора. Бер йорттан ике кеше чыгып китмәсен дип, мине үзләре белән алганнары юк иде әле. Минем барыбер күңел тартты инде, егетләрне күреп, рухларын күтәрәсе килде. Видеоэлемтә аша сөйләшү бер нәрсә инде ул, чынлап күрешү бөтенләй икенче…

Чиктән 200 чакрым эчкә кереп, Донецк якларында хезмәт итүче 26 отряд егетләре белән күрештек. Бу без әле мобилизациягә кадәр үк ярдәм күрсәтә башлаган отряд.

Махсус операция башлану белән егетләрнең бик авыр чоры булды. Беренче көннәрдән үк алда иделәр. Квадрокоптерлар, тепловизорлар җитмәде. Кыска гына вакыт эчендә авыр бәрелештә югалтулар булды. Менә шул вакытта без аларга ярдәмгә алындык. Махсус операциядәгеләргә ярдәм өчен хәйрия концертлары башлап җибәрдек. Һәлак булган егетләрнең якыннарын концертларыбызга чакырдык, бүләкләр бирдек. Концерт саен егетләр хөрмәтенә җыр башкару да традициягә керде. Инде, ниһаять, менә үземә дә алар белән күрешү насыйп булды.

Дөресен әйтәм, мин шаккаттым. Чикне узгач та бөтенләй икенче дөньяга килеп кергән кебек булдым. Авыл, поселок урамнарында гел хәрби техника… «Катюша», танклар бара, хәрби КАМАЗлар тезелеп баскан…

Бөтен нәрсә СССР заманында кебек. Шул чорлардан биредә бернинди төзелеш булмаган, бер генә яңа бина да күрмәссең. Алар бездән 40-50 елга артта баралар. Юлларны сала башлаганнар инде, ярар, тик поселокларда юллар да юк. Җирле халык элеккеге иске «Копейка», «Москвич», «Семерка» машиналарында, «Урал» мотоциклларында, иске велосипедларда йөри. Инде йөз ел күрмәгән «каблук» машиналары очрады. Болар барысы да безнең Татарстанда раритет бит инде хәзер… Анда бу, кызганыч, тарих түгел әле… Су ике көнгә бер генә бирелә, хәрби машиналар белән су ташыйлар.

- Гаиләгез борчылып торгандыр.
- Мин башта әниләргә әйтмәгән идем. Кабат инде: «Эчкә кереп тормыйм, күчтәнәчләрне генә тапшырып кайтам», – дип киттем. Ышанмады инде алар, минем нинди икәнне яхшы беләләр бит.

- Җырлап, күңелләрен күтәрдегезме?
- Баян алып, егетләргә җырлау идеясе бар иде. Беләсеңме, әллә ничек… Күңелем тартмады. Без аларны монда көтәбез. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар әле – шундый бәйрәм ясарбыз!

Әңгәмәне тулысынча биредә укырга мөмкин

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading