16+

БДИның бер фәнен кабаттан тапшырып булачак

Кабул итү кампаниясе ахырына кадәр БДИның бер фәнен яңадан тапшыру хокукы 2024 елда барлыкка киләчәк.

Кабул итү кампаниясе ахырына кадәр БДИның бер фәнен яңадан тапшыру хокукы 2024 елда барлыкка киләчәк.

Шул ук вакытта имтиханның беренчел нәтиҗәсе юкка чыгарылачак.

2024 елда чыгарылыш укучылары кабул итү кампаниясе тәмамланганчы БДИ имтиханнарының берсен яңадан тапшыру мөмкинлеге алачак. Бу хакта Россия Мәгариф буенча күзәтчелек хезмәтендә игълан иттеләр, яңалык быел ук үз көченә керә дип ассызыкланыла.

Яңа кагыйдәләр буенча, фәннәрнең берсе буенча нәтиҗәне яхшыртырга теләгән абитуриентлар шул ук ел дәвамында әлеге предметны яңадан тапшыру хокукыннан файдалана алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шул ук вакытта имтиханның беренчел нәтиҗәсе юкка чыгарылачак.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының йомгаклау сессиясендә Казан укучыларының БДИ нәтиҗәләренең түбән булуына игътибар иткән иде. Республика башкаласы буларак, Казан белем бирү процессында һәрвакыт үрнәк булырга тиешлеген ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм мәктәпләрдәге вәзгыятьне анализлау бурычын куйды, педагогларның һөнәри составына аерым игътибар бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading