Шул ук вакытта топ-менеджерлар, нефть чыгару тармагы һәм автомобиль бизнесы вәкилләре фатир алуга 8 ел эчендә акча җыя ала. Бу һөнәр ияләре башкалар белән чагыштырганда байрак. Төзелеш өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә һәм IT-белгечләргә 9 ел акча җыярга туры киләчәк. Туристик һәм кунакханә-ресторан өлкәсе вәкилләренә һәм административ персоналга 13 ел кирәк булачак.
Казан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Владивосток шәһәрләре белән бергә кешеләргә фатир сатып алу өчен иң күп вакыт кирәк булган шәһәрләр исемлегенә кергән.
Комментарийлар