Прокуратура белешмәсе буенча, Калинин районындагы балалар үзәкләренең берсендә ушу секциясе тренеры җиде яшьлек кызга карата сексуаль характердагы гамәлләр кылган. Ул үзенең бу эшен уен дип атаган һәм беркемгә дә сөйләмәскә кушкан. Кыз бала секциягә йөрүдән баш тарткан һәм барысын да әнисенә сөйләп биргән.
Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат гаебен танымый. Суд аны 14 елга ирегеннән мәхрүм итә, бу вакытын ул каты режимлы колониядә уздырачак, аннары тагын 1 ел 6 айга иреге чикләнәчәк. Моннан тыш, ир-атка балигъ булмаган балалар белән педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела, диелә хәбәрдә.
Комментарийлар