Бүген Татарстанда 28 дән 33 градуска кадәр эссе һава торышы булачак.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, республикада коры һәм эссе һава торышы урнаша. Алмашынучан болытлы һава була, явым-төшем ихтималы аз.
Атна дәвамында температура 35 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. 23 июньдә көндез бераз яңгыр булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Татар-информ"
0
Комментарийлар