Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Иделне савыктыру» һәм «уникаль су объектларын саклау» федераль проектларын тормышка ашыру буенча озак сроклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, киләсе елга кайбер объектларны финанслау мәсьәләләре, шулай ук Казанда Түбән Идел бассейны округы Бассейн советы утырышын уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасында Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында яр ныгыту корылмасы төзелеше бара, «уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында 4 су объекты чистартыла (Лаеш районының Никольское авылы янында Мишә елгасы кушылдыгын чистарту һәм Державино авылында буаны чистарту, Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасының уң кушылдыгын чистарту һәм Мамадыш муниципаль районының Кама леспромхозы авылы янында Берсут елгасы үзәнен чистарту), шулай ук 14 гидротехник корылманы капиталь ремонтлау эшләре бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар