16+

Бишенче яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest фестивале булачакмы соң?

Музыка һәм яңа медиалардан тыш, фестивальдә, традиция буенча, башка активлыклар да каралган.

Бишенче яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest фестивале булачакмы соң?

Музыка һәм яңа медиалардан тыш, фестивальдә, традиция буенча, башка активлыклар да каралган.

Ул 30 август Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тирәсендә һәм эчендә узачак. Керү — бушлай. Төп вакыйга сәгать 15 башланса, фестиваль үзе көндезге сәгать 12 старт алачак. 

Быел фестиваль шәһәргә чыга һәм урынын алмаштыра. Казан Кирмәне белән дүрт еллык хезмәттәшлектән соң, Tat Cult Fest шәһәрнең иң популяр иҗтимагый урынын сайлый. Оештыручылар, Yummy Musiс лейблы һәм creeptone media продюсерлык компаниясе, һәм китапханә арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. 

Tat Cult Fest фестивале һәрвакыт мәдәниятләр багланышына ачык, әлеге факт 2022 елның программасын да читләтеп узмаган. Китапханә алдындагы зур сәхнәдә Казан рокерлары Gauga төркеме, яңа вокалисткалары Алинә Шәрипҗанова белән Yummy Music Band, синтипоп-квартет «Оммаж», Чаллы металистлары «Ак Бүре», беренче татар рокеры Дениз Бедретдин әйдәгән KGB төркеме, бурят этно-фьюженының вәкилләре Namgar һәм башкорт поп-фрешмены Тимур Ямалов чыгыш ясаячак. 

360 градус форматында оештырылган кече сәхнәгә 30 август рэперлар Усал һәм K-Ru, яңа альбом әзерләүче Juna инди-фолк-төркеме, перкуссионистлар ансамблен чакырган qaynar лабораториясе, фестиваль өчен акустик программа әзерләгән Болгар металлының адептлары Baradj, сабр-попка нигез салучы noor дуэты, калмык этно-электропанк Hagrin төркеме, тамак белән җырлау остасы Радик Тюлюша җитәкчелеге астындагы тува-мәскәүлеләр «Чалама» триосы һәм Tat Kid Lab балалар җыры лабораториясе чыгачак.

Музыкаль программаны Казанның мәдәни символларына нигезләнгән мультимедияле һәм перформатив программа тулыландырачак. Аңарда камил калектика, Илдар Якубов, Нурбәк Батулла, «Прометей» фонды, TanyaMist, Мария Житина, Kira G, Olga Ol, Тимофей Шульц, Vlad Kononkov һәм башкалар катнашачак. 

Музыка һәм яңа медиалардан тыш, фестивальдә, традиция буенча, башка активлыклар да каралган: «Прометей» архивы һәм Татарстан режиссерларыннан фильмнар шоукейсы, «Саф радио»сыннан балалар әкиятләрен уку, «Ак Барс Дом»нан балалар өчен махсус интерактив мәйдан, милли менюлы фудкорт, Россия халыкларының бишек җырлары инсталляциясе, «Театр. Акт»тан театраль перформанс һәм китапханә фондыннан XX гасырның иң кызыклы татар язмалары җыенчыгы. 

Фестивальнең рәсми сәхифәсе: https://vk.com/tatcultfest22.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading