16+

«Бөтен гаилә белән сайлауларга» бәйгесенә 20 мең гариза килгән

Татарстан халкы «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» конкурсында актив катнаша.

Татарстан халкы «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» конкурсында актив катнаша.

Тавыш бирүнең беренче көнендә 20 меңгә якын фото җибәрелгән.

Россиядә Гаилә елына багышланган чара Россия Президентын сайлауда катнашкан һәм сайлау участогыннан беләзекләр белән фотога төшкән гаиләләр арасында үткәрелә.

Катнашучылар фотоларын социаль челтәрләрдә #ТатарстанАлга һәм #всейсемьейнавыборы хештеглары белән урнаштырырга тиеш. Тагын ике Lada Vesta автомобиле уйнатылачак. Беренче уен 15 март көнне 21: 00 сәгатьтә узды.

Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе, шулай ук 45 вакытлыча сайлау участогы эшли. 

16 һәм 17 мартта сәгать 8дән 20гә кадәр 3 миллионга якын татарстанлы тавыш бирә ала. Сайлауларда сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы һәм 16 меңнән артык күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре катнаша.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading